Фән һәм мәгариф министрлыгы: мәктәпләрдә рус телен тирәнтен өйрәнү тормышка ашырыла

Һәр мәктәп үзенең белем бирү программасын укучыларның һәм ата-аналарның теләкләрен истә тотып формалаштыра.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстан мәктәпләрендә балалар рус теле һәм әдәбяитын тирәтен өйрәнсен өчен бербөтен чаралар комплексы тормышка ашырыла, - дип белдерде Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов.

"Уку планы кысаларында балалар рус теле һәм әдәбиятын атнага 5-6 сәгать укыйлар. Фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча уку-укыту планына тагын 2-3 сәгать өстәлә", - дип җиткерде ул.

Һәр мәктәп үзенең белем бирү програмаасын укучыларның һәм ата-аналарның теләкләрен исәптә тотып формалаштыра. Рус теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү буенча уку-укыту планын кертүче мәктәпләр бар.

Безнең республикада мондый планнарны кулланучы 200 мәктәп бар. 21 мәктәптә тулысынча бу план кертелгән. Без кулланма сәнгатьне, рус фольклорын өйрәнү мөмкинлеге бирәбез.  10-11 классларда, филологик юнәлеш тормышка ашырыла. Ул, махсус курсларда һәм факультатив дәресләрдә дөнья мәдәниятын һәм риториканы өйрәнүгә ярдәм итә. Сөйләм телен үстерү буенча да махсус курслар бар". - дип өстәде Илдар Мөхәмәтов.