Россиядә студентлар арасында стипендияне 25 процентка арттыру өчен имза җыю башлана

Хәзер югары уку йортларында төп академик стипендия 1340 сум тәшкил итә

 (Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 9 июненнән Россиянең 40тан артык төбәгендә студентлар арасында имза җыю башлана: югары уку йортларында белем алучылар стипендиянең 25 процентка артуына ирешмәкче, дип яза “Известия”. Чараны оештыручы Россиядә студентлар хокуклары буенча вәкаләтле Артем Хромов төбәкләрдә имза җың өчен 50ләп штаб урнаштырылырга мөмкин, дип хәбәр итте.

Омбудсмен сүзләренчә, активистлар бу эшкә, ким дигәндә, 200 мең студент кушылыр, дип фаразлый. Нәтиҗәләрне РФ Хөкүмәтенә юллау күздә тотыла. “Активистларыбыз имза җыюны, шул исәптән, Мәскәү, Ленинград өлкәләрендә, Дагыстан, Башкортстан һәм Кырым Республикаларында башлаячак, – дип сөйләде Хромов. – Без имзаларны электрон һәм язмача рәвештә җыячакбыз. Россия буенча бу фикерне 200 меңнән артык студент хуплар, дип өметләнәбез. Студентлар активистларының инициатив төркемнәре штаблар – “киосклар” оештыра. Биредә һәр студент бланкта имзасын калдыра ала. Илнең башка төбәкләренә килгәндә, активистлар интернетта урнаштырылачак петицияне бастырып чыгарып, үз акцияләрен үткәрә ала”. Хәзер югары уку йортларында төп академик стипендия 1340 сум тәшкил итә, дип өстәде Хромов. “Без стипендиаль фондның былтыр 10 процентка кыскаруын компенсацияләргә, шулай ук аның 2015 елга фаразланган инфляциягә индексациясен үткәрергә тәкъдим итәбез. Катлаулы икътисади шартларда һәм арта барган эшсезлек чорында стипендия күпчелек студентларның бердәнбер керем чыганагы булып кала бирә”, – дип саный Хромов.

Омбудсмен билгеләп узганча, кайбер югары уку йортларында, стипендия фондларында акча җитмәү сәбәпле, студентларга социаль ярдәм түләнми.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте бу уңайдан оператив шәрехләмә бирмәде. Шуны билгеләп узу зарур: моңа кадәр ведомство стипендияләрне арттыру яисә аларны инфляция дәрәҗәсендә индекслау – бүгенге икътисади тотрыксызлык шартларында студентларга ярдәм күрсәтүнең зарури чарасы, дип җиткергән иде.