Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре киләсе атна башында мәгълүм була

Иртәгә Рособрнадзор рус теленнән БДИ буенча минималь баллар күләмен билгеләячәк
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 29 майда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырган егетләр һәм кызлар аның нәтиҗәләрен киләсе атна башында белә алачак. Бүген бу хакта Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) хәбәр итте.

Иртәгә, 6 июньдә, әлеге ведомство рус теленнән БДИ буенча минималь баллар күләмен билгеләячәк. Шуннан соң, бер тәүлек эчендә Рособрнадзор имтихан эшләренең нәтиҗәләрен төбәкләргә юллый. Һәр төбәк укучыларны БДИ нәтиҗәләре белән таныштыру вакытын һәм ысулын үзе билгели.