Е.Князев: «Казан белән Гиссен университетлары хезмәттәшлеге - академик прагматизм үрнәге»

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле шулай дип бәяләде, ә КДУ ректоры Германия галимнәр алмашу хезмәте президенты, Гиссен университеты президенты Штефан Хормутның Казан университетының Мактаулы докторы итеп сайлануын игълан итте

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан дәүләт университетындагы тантанада ректор Мәгъзүм Сәлахов, Казан һәм Гиссен университетлары арасында хезмәттәшлек турында килешүнең 20 еллыгы вакыйгасы уңаеннан Германиядән килгән бер төркем делегация алдында чыгыш ясап, Германия галимнәр алмашу хезмәте (DAAD) президенты, Гиссен университеты президенты, профессор Штефан Хормутның Казан университетының Мактаулы докторы итеп сайлану турында быел 26 мартта Гыйльми советта карар кабул ителде, дип игълан итте. Ләкин, галимнең бүгенге тантанага килә алмавы сәбәпле, аны бүләкләү тантанасы әлегә кичектерелеп торачак, дип белдерде ректор.

 Уртак хезмәттәшлек мәсьәләләренә кагылып, ректор Казан һәм Гиссен университетлары гранты 1 млн. чамасы евро күләмендә булуын, хәзер исә Татарстан белән Германия галимнәренең микробиология, лазер физикасы һ.б. өлкәләрдә уртак тикшеренүләре баруын, студентлар алмашу югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. М.Сәлахов сүзләренчә, Казан дәүләт университеты дөньядагы 30 илнең 60тан артык югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек урнаштырган, аеруча Германия һәм, аерым алганда, Гиссен университеты белән элемтәләр ныклы. 

 РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының стратегия һәм мәгарифтә, фәндә перспектив проектлар департаменты директоры урынбасары Евгений Князев әлеге ике яклы килешүне хуплавын белдерде, бу проектка мөнәсәбәте булганнарга Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. «Казан – Гиссен университетлары хезмәттәшлеге инде гаилә дуслыгы рәвешенә якын тора. Бу, һич арттырусыз, академик прагматизм үрнәге булып тора», - дип бәяләде ул.

Казан һәм Гиссен университетлары бергәләп шактый уртак проектны уңышлы гына тормышка ашырды, дип искәртеп, тантанада катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Гиссен университетын Европаның әйдәп баручы югары уку йортларының берсе булуын, анда 4 Нобель премиясе лауреаты эшләгәнлеген басым ясап әйтте. 
«Минем өчен бу чарада катнашу зур мәртәбә һәм горурлык та. Чөнки шушы хезмәттәшлекнең «тәмле» җимешләрен татыган физикларның беренчесе мин булдым», - диде министр.

 Бүгенге тантанадан соң, шушы көннәрдә, Казанда, хезмәттәшлекнең 20 еллык юбилеена туры китереп, «Фәнара тикшеренүләрне киңәйтү: перспектив юнәлешләр һәм DAADның шуңа өлеше» темасына халыкара конференция булачак, ул берничә секциягә бүленеп алып барылачак. Шулай ук DAAD стипендиатлары өчен «Болон процессы. Европа югары мәктәпләре өчен мөмкинлек» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы да планга кертелгән. Тантана алдыннан КДУның актлар залында ике уку йорты хезмәттәшлегенә 20 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә эшләде.