Татарстанда “Иң яхшы музей” конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды

Бәйгедә республиканың урта гомуми белем бирү һәм һөнәри уку йортлары катнашты

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Идел буе федераль округында уздырылган “Победа” иҗтимагый проекты кысаларында оештырылган "Иң яхшы музей" республикакүләм конкурсына шушы көннәрдә йомгак ясалды. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгедә Татарстанның урта гомуми белем бирү һәм һөнәри уку йортлары катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, I урынга Кайбыч районы А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта мәктәбе лаек булды. Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 27нче урта мәктәбе һәм Казан шәһәренең 177нче лицее – II урында. Кукмара районы Манзарас авылының С.Ә.Әхтәмов исемендәге урта мәктәбе, Спас районы Ким урта мәктәбе һәм Чүпрәле районының Кече Чынлы урта мәктәбенә III урын бирелде.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.