Татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасы җиңүчеләре билгеләнде

Уенда “Якты киләчәк”, “Твикс”, “Асыл” һәм “Фикер өермәсе” командалары катнашты

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Сәләт” йортында татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасының бу сезонда соңгы финал уены уздырылды.
Сезонны ябу чарасында “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина, “Сәләт” активистлары катнашты. 

Җәүдәт Сөләйманов чараны ачып, “Безнең фикер” дебатлар лигасының “Сәмрух” еллык премиясендә “Ел проекты” номинациясендә җиңүгә лаек булуын искәртте, уенда катнашучыларга уңышлар, фикер үткенлеге һәм тел ачкычлары теләде.

"Сәләт" каршында оешкан "Дебатлар республикасы" ("Республика дебатов") белем бирү-фикер алышу үзәге җитәкчесе Аммар Әл-Әнси сүзләренчә, "Безнең фикер" проектының беренче уены 2014 елның октябрь аенда үткәрелгән. Башта ул турнир рәвешендә уздырылган булса, катнашучылар саны күп булганлыктан, соңгы 2 елда лига рәвешендә оештырыла, диде ул. Сезон барышында яшьләр атна саен очрашып, төрле темаларга бәхәс куерткан, күнекмәләрдә, уеннарда, уку-укыту сессиясендә, мастер-классларда катнашкан.

Нәтиҗәдә, иң көчле дип табылган 4 команда финалга узган: “Якты киләчәк”, “Твикс”, “Асыл” һәм “Фикер өермәсе”. Һәр командада – 2шәр кеше. Алар арасында мәктәп укучылары да, студентлар да бар иде.

“Дебатларны бәхәсләшү дип кабул итәргә ярамый. Бу, иң беренче чиратта, – белем алу чарасы, яңа мәгълүмат чыганагы. Дебатлар аналитик һәм тәнкыйди фикер йөртергә, мәсьәләгә төрле яктан бәя бирергә, аудитория каршында ана телендә матур итеп чыгыш ясарга өйрәтә”, – ди Аммар Әл-Әнси. “Безнең фикер” дебатлар лигасы татар яшьләре өчен кызыклы һәм мөһим мәсьәләләрне күтәреп, туган телдә аралашу, бәхәсләшү, фикер алышу өчен менә дигән мәйдан булып тора, дип саный.

Финалда тарихчы галим Лев Гумилев нигез салган этногенезның пассионарлык теориясе темасы көн кадагына чыгарылды. Аерым алганда, командалар татар халкы пассионарлыгы дәрәҗәсе хакында бәхәс куертты. Хөкүмәт ролендә чыгыш ясаган 2 команда милләтебезнең пассионарлык дәрәҗәсе югары икәнлеген исбатларга тырышса, аларга каршы торган калган 2 команда “оппозиция” булып, бу фикернең киресен алга сөрде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: тема шактый катлаулы булса да, уенчылар сынатмады. Яшьләрнең татар тарихын, телебезне югары дәрәҗәдә белүе сокландырды.

Кемдер татар халкының зур сынаулар аша үтеп, бүгенгечә яши бирүен, дөньяның төрле почмакларында гомер кичерсә дә, туган телен, гореф-гадәтләрен онытмаска тырышуын, татарлар арасында бөек шәхесләр, каһарманнар күплеген милләтебезнең пассионарлык дәрәҗәсе шактый югары булуына бәйләп аңлатты. Икенче берәүләр исә, көндәшләре фикерләренә каршы килеп, татарларның таркаулыгын, республикада икетеллелек турындагы законның тулысынча үтәлмәвен, хәзерге вакытта борынгы традицияләрнең сакланмавын, әйтик, Сабан туеның да спорт уеннарына кайтып калуын аргумент буларак китерде.

Уен нәтиҗәләре буенча, “Асыл” командасы (Алинә Галиева һәм Дилә Гарипова) җиңүче дип табылды. “Фикер өермәсе” командасы II урынга лаек булды. “Твикс” командасы – III урында.

Моннан тыш, сезон барышында иң көчле дип табылган 2 спикер арасында да бүген ярыш булды. Алар хәзерге заманда каһарманнарның җитмәве, азлыгы хакында бәхәсләште. Нәтиҗәдә, җиңү бәхете Ләйсән Миңнуллинага тәтеде.

Җиңүчеләргә “Сәләт” яшьләр үзәге символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына билетлар тапшырылды.