Тагын алты илнең студентлары укуын дәвам итү өчен Россиягә әйләнеп кайта алачак

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән дәүләтләрнең гражданнары гына бүгенге көндә Россиядә укуын дәвам итә ала.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Студентларына укуын дәвам итү өчен Россиягә әйләнеп кайтырга рөхсәт ителгән илләрнең саны 31гә җитте. РФ Фән һәм югары белем министрлыгының матбугат хезмәте исемлекне тулыландырган алты илне атады.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 31 мартындагы боерыгы нигезендә Венесуэла, Германия, Сирия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Шри-Ланка студентлары, аспирантлары, ординаторлары, әзерлек факультетларының тыңлаучылары укуларын дәвам итү өчен Россиягә әйләнеп кайта алачак», - диелә ведомство хәбәрендә.

Шул илләрдәге санитар-эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) тарафыннан тәкъдим ителгән дәүләтләрнең гражданнары гына бүгенге көндә Россиядә укуын дәвам итә ала.

Шулай ук Абхазия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Вьетнам, Греция, Мисыр, Һиндстан, Казахстан, Катар, Кыргызстан, Куба, Мальдив Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сейшель утраулары, Сербия, Сингапур, Танзания, Төркия, Финляндия, Швейцария, Эфиопия, Көньяк Корея, Көньяк Осетия һәм Япония студентларына да мондый мөмкинлек бирелә.