Чаллыда башкорт сыйныфы ачылачак

Бер кабинет бу телне өйрәнү өчен махсус җиһазландырылган.

(Чаллы, 5 апрель, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Киләсе уку елыннан шәһәребезнең 11нче мәктәбендә башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр өчен сыйныф ачылачак. Бу телне «Туган тел һәм әдәбият» фәне кысаларында укыту планлаштырыла

«Элек мәктәбебезнең бер катында башкорт мәктәбе эшли иде. Аннан соң ул ябылды. Хәзер яңадан башкорт сыйныфы ачылыр дип көтәбез. Мәктәбебез Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте арасындагы килешү кысаларында база мәктәбе булып тора», — дип сөйләде мәктәп директоры Елена Мосолкова.

«Безнең бер кабинет бу телне өйрәнү өчен махсус җиһазландырылган. Бу Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгы белән башкарыла. Алар безне дәреслекләр, методик кулланмалар, дидактик әсбаплар белән тәэмин итеп торалар», — диде ул.