Казан укучысы Данил Сибгатуллин математикадан халыкара олимпиадада җиңде

Румыниянең Бухарест шәһәрендә узган бәйгедә 19 илдән килгән балалар ярышты.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Казан укучысы Данил Сибгатуллин Россия җыелма командасы составында математика буенча Romanian Master of Mathematics (Румыния) XII Халыкара олимпиадасында алтын медаль яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиадада Данил Сибгатуллиннан тыш, Россия җыелма командасын Мәскәүдән Иван Гайдай-Турлов, Сочидан Данила Демин, Санкт-Петербургтан Максим Туревский һәм Чиләбедән Константин Мясников тәкъдим итте. Җыелма команданың барлык катнашучылары да, Россиягә беренче команда урынын тәэмин итеп, алтын медаль яулады.

Ярышлар Бухарестта 26 февральдән 2 мартка кадәр барды. Аларда барлыгы 19 ил командасы катнашты. Россия укучылары өчен ярыш быел Санкт-Петербургта узачак халыкара математика олимпиадасы алдыннан күнекмә булды.