ТРда туган телләрне өйрәнүгә өстәмә сәгатьләр кертелгән

Укучылар, атнасына бер сәгать күләмендә өстәмә өйрәнү өчен, бер телне генә сайлый ала

 (Казан, 5 март, «Татар-информ»).  Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнүгә 1 нче марттан өстәмә сәгатьләр кертелә башлый.

Муниципаль берәмлекләр, телләрне өйрәнүгә өстәмә сәгатьләр кертү өчен, регламент шартларын исәпкә алырга тиеш, аларга, аерым алганда, укучылар тарафыннан, атнасына бер сәгать күләмендә өстәмә өйрәнү өчен, бер телне генә сайлау мөмкинлеге, сайлауның ирекле һәм үз ихтыярында булуын тәэмин итү, иҗтимагый үзидарә органнары вәкилләре катнашында педагоглар советы утырышында сайланган телне раслау, укучыларның дәресләргә йөрүен һәм белем алу нәтиҗәләрен хисапта тоту журналлары барышын тәэмин итү керә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты әлеге йөкләмәнең респбуликаның гомумбелем бирү оешмаларында үтәлүен күзәтеп торачак, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.