Азнакайның «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре тәҗрибә уртаклашты

«Заманча мәктәп» проектында катнашучы бер төркем педагогларга һәм мәктәп директорларына бүләкләр тапшырылды.

(Азнакай, 4 декабрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ»). Азнакайда «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге — укучыларда заманча компетенцияләр формалаштыру ресурсы» дигән темага республика семинары узды.

Анда Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре ачылган республика мәктәпләре җитәкчеләре катнашты.

2019 елдан башлап «Заманча мәктәп» федераль программасы кысаларында районның 11 мәктәбендә цифрлы, техник, социаль-гуманитар, табигый-фәнни юнәлештәге «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре эшли.

Семинар Азнакай 1нче урта мәктәбендә пленар өлештән башланып китте. Анда катнашучыларны сәламләп, Марсель Шәйдуллин район мәгариф системасы эшчәнлеген, бу өлкәдә ирешкән уңышларны яктыртты һәм укучыларга заманча белем алырга яхшы шартлар тудырган өчен республикабыз, «Татнефть» җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева — «Үсеш ноктасы» үзәкләре, аның урынбасары Лилия Әхмәдишина — әлеге үзәкләргә яңа форматларның ничек кертелүе, 4нче лицей директоры Ильмир Шәйдуллин бу юнәлештә очраган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары хакында сөйләде.

Марсель Шәйдуллин һәм Минзәлия Закирова «Заманча мәктәп» проектында катнашучы бер төркем педагогларга һәм мәктәп директорларына бүләкләр тапшырдылар.

Соңыннан семинарда катнашучылар Мәлбагыш урта мәктәбендә «Татнефть» җәмгыяте ярдәмендә ачылган биолаборатория эше белән танышты.