Әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов дәреслекләргә керә алырдай яшь авторларны атады

«Яшь авторлар күбесенчә тормышның караңгырак күренешләренә мөрәҗәгать итә, сызлануны алга куя», — дип саный галим.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбиятны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов киләчәктә татар әдәбияты дәреслекләренә керә алырдай яшь авторларны атады. Галим үз фикерен «Татар-информ» хәбәрчесе соравы буенча Татарстан Фәннәр академиясендә узган халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында җиткерде.

«Бүгенге татар әдәбиятына яшь язучылар шактый актив һәм тулы бер төркем булып килделәр. Аларның иҗаты әйбәт. Кемнәр дигәндә, икеләнмичә санап китә алабыз: Рөстәм Галиуллин, Йолдыз Миңнуллина, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Ләйлә Хәбибуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Луиза Янсуар һәм башкалар. Бүгенге әдәбиятта алар үз сүзләрен әйтә башлады. Драматургиядә Илгиз Зәйниев белән Сөмбел Гаффарова иҗатын таныйлар», — диде Әлфәт Закирҗанов.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты быел татар әдәбиятының сигез томлыгын чыгарган. Сигезенче томы XXI гасыр әдәбиятына багышланган һәм анда санап үтелгән авторлар кергән.

«Бүгенге укытучы әдәбият турында сүз алып барган вакытта яңа буынга да мөрәҗәгать итәргә тиеш. Интернет челтәре моңа кадәр килгән карашларны кискен кире кага. Укучы әлеге авторларның инстаграмдагы сәхифәсенә кереп укый ала. Яшь укучыга яңа буын авторлар якынрак, чөнки алар замандашлар, бер-берсен яхшы аңлыйлар», — диде Әлфәт Закирҗанов.

Галим сүзләренчә, олы буын авторларының әсәрләрендә миллилек хөкем сөрсә, яшь авторлар күбесенчә тормышның караңгырак күренешләренә мөрәҗәгать итә, сызлануны алга куя. «Бу аларның күңел хәләте. Милли хәрәкәтнең пассивлашуын, телебезгә каршы барган көрәшне, милләт мәсьәләсенең икенче планга калдырылуын милли үзаңы булган яшь буын авыр, сызлану белән кабул итә. Болар әсәрләрдә кара төсләр белән урын ала», — диде фән докторы.

Шул ук вакытта әдәбият белгече язучы фикерен хакыйкать дип атарга ашыкмый, чөнки һәркем тормышны үзенчә кабул итә. «Әгәр язучы кешеләрне уйланырга мәҗбүр итә икән, ул төп максатына ирешә», — дип өстәде ул.