Сергей Кравцов: Законда «белем бирү хезмәте» төшенчәсе булырга тиеш түгел

Мәгариф министры «Мәгариф турындагы» законнан «белем бирү хезмәте» төшенчәсе гамәлдән чыгарылачагын әйтте.

(Ростов-на-Дону, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең мәгариф министры, «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Сергей Кравцов әйтүенчә, законда «белем бирү хезмәте» төшенчәсе булырга тиеш түгел.

«Мәгариф турындагы» законга үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Дәүләт Думасында бу беренче карар булыр, мөгаен», — диде министр Ростов-на-Дону дәүләт музыкаль театрында бәйгенең биш финалистын игълан итү һәм конкурсны ябу тантанасында.

Кравцов әйтүенчә, укытучы эшендә белем бирү хезмәтеннән баш тарту кирәк. »Бу берничек тә хезмәт күрсәтү түгел, беренче чиратта, тәрбия, балаларны укыту, өйрәтү, илнең киләчәге», — дип белдерде министр. 

Ул 9-10 октябрьдә сыйныф җитәкчеләре съезды булачагын әйтте. «10 октябрьдә, традицияне яңартып, Кремль сараенда Укытучылар көненә багышланган концерт узачак», — диде.