Әгерҗе мәдрәсәсендә татар теле дәресләре башлана

Дәресләр кич үткәрелә.

(Әгерҗе, 4 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 5 октябрьдән Әгерҗенең «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсәдә татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен татар теле дәресләре башлана. 

Курслар атнага ике тапкыр кич үткәреләчәк. Дәресләргә йөрергә теләүчеләр язылу өчен «Нур» мәдрәсәсенә мөрәҗәгать итә ала.

«Быелгы курсларда хәзерге заман татар телен өйрәнүдән тыш, иске татар телен, ягъни гарәп хәрефләре белән укырга, язарга өйрәнү, татар телен гарәп теле белән чагыштырып бирү дә күздә тотыла», — ди курсларны алып барачак мөгаллимә Вәсилә Хәкимова.