Апас районы укытучылары өчен үзәк мәдәният йортында зур чара оештырылды

Укытучыларга медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

(Апас, 4 октябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апаста яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче укытучылар һәм өлкән мәгариф хезмәткәрләре бергәләп һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина катнашты. Алар укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткереп, медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар, чәчәкләр бүләк иттеләр.

Тантана җыр-моңнар белән үрелеп барды. Район үзешчәннәре белән беррәттән, танылган җырчы Илназ Минвәлиев та җырларын башкарды.