Татарстанда III "Мәктәп экопатруле" республика бәйгесе төгәлләнә

Быел катнашучылар арасында 1000 балл җыючылар да бар.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). 7 октябрьдә Татарстанда III “Мәктәп экопатруле” республика бәйгесенә йомгак ясала. Быел катнашучылар арасында 1000 балл җыючылар да бар. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районы укучылары аеруча активлык күрсәткән.

Бәйгенең идеясе – мобиль телефон аша табигатьне саклауга үзеңнән өлеш кертү.  Телефоны булган һәр укучы буш вакытында чүплекләрне төшереп, фотоларын яки видеохәбәрне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы колл-үзәк фильтры аша җибәрә алган. Анда муниципалитлар буенча һәр укучы, сыйныф, мәктәп статистикасы туплана. Аннан алар җибәргән мәгълүматлар буенча чаралар күрелә. Укучылар баллар җыя һәм эш нәтиҗәсе турында аларга фотобелешмә җибәрелә.

Бәйгедә 10-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Бәйгене уздыру өчен мәгълүмат-техник мәйданда мобиль телефоннарга кушымталар булдырылды һәм алар iOS яки Android системасында эшли. Әлеге мобиль кушымта аша укучы бәйгедә катнашу өчен теркәлү үтә.