Искәндәр Гыйләҗев: Без тарихны татарча да язарга тиеш

Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, тарихны пропагандалау аксый, бу юнәлештә система дигән нәрсә юк.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев татарлар тарихы турында татарча да язарга кирәк дип саный. Бу хакта ул Тарих институтында «Гамәл стратегиясендә гуманитар фәннәр киләчәге» темасына түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

«Мин тарихны русча гына язуга каршы. Без тарихны татарча да язарга тиеш. Бөтен кеше русча аңлый дип җиңел генә эш итәргә ярамый. Хәзер тарихны кем татарча яза ала? Равил Фәхретдинов, Миркасыйм Госмановны искә төшерегез. Аларның китаплары коточкыч популяр иде бит», — диде.

Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, пропаганда аксый, җитеп бетми, бу юнәлештә система дигән нәрсә юк. «Без татар тарихын пропагандалый белмибез. Пропаганда төрле формада булырга тиеш. Әзерлекле, әзерлексез, шәһәр һәм авыл балалары, руслар, чит тел вәкилләре өчен. Ул максатчан булырга, чын мәгънәсендә чыганакларга таянырга тиеш», — диде. 

«60 еллар башында археографик экспедицияләр башланып киткән, дистәләгән мең чыганак әле һаман барланмаган. Чыганаклар өстәлә бара, чит илдән тарихчылар, этнографлар, тел белгечләре, социологлар киләләр. Шул чыганакларны өйрәнеп, менә дигән монографияләрен бастыралар, ә без шул тау башында утырабыз, Казаныбызда нәрсә барлыгын белмибез», — диде.

Искәндәр Гыйләҗев киләчәктә шушы юнәлештә бердәм эшчәнлекне бик нык активлаштырырга кирәк дип саный. «Бәлки, киләчәктә конкрет адымнар ясалыр. Чыганакларны бастыру, анализлау, халыкка җиткерү тәртипкә салынмаган. Кемдер үз эшен алып бара, мәсәлән, Тарих институты, университетлар чыганаклар бастыра, ләкин ул системалаштырылмаган. Чыганаклар безнең өчен иң әһәмиятле нәрсә», — диде.

Галим кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә тукталды. «Бу иң авырткан нокта. Тарих белеме алган кешеләр журналистикага, сәясәткә, җәмәгать эшенә дә кереп китә. Кадрлар мәсьәләсе соңрак бик күп хаталар тудыра. Матбугатта да коточкыч хаталар китә. Кемне, ничек әзерләргә — аның турында бик нык уйланырга кирәк. Буыннар алмашу күз алдында. 50-70 елларда тырышып эшләгән остазларыбыз китте. Татар телле кадрлар әзерләргә кирәк», — диде.