Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәп укучылары 6 декабрьдә чыгырылыш иншасы язачак
Имтихан кабат 7 февраль һәм 16 майда үтәчәк.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 11 чыйныфларда чыгарылыш инша язу 6 декабрьдә узачак, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат хезмәте. Бу хакта ТАСС яза.
"2017/18 уку елында йомгаклау иншасы 6 декабрь, 7 февраль һәм 16 майда үтәчәк. Йомгаклау иншасының нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. Әгәр мәктәпне тәмамлаучы имтиханда канәгатьләнмәслек нәтиҗәсе алса, аңа аны яңадан тапшыру мөмкинлеге биреләчәк", - дип бердергән матбугат хезмәте.
1 сентябрьдә Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017-2018 уку елына сочинение темаларының биш ачык юнәлеш темасын атады. Алар «Тугрылык һәм хыянәт», «Битарафлык һәм ярдәмчеллек», «Максатлар һәм чаралар», «Батырлык һәм куркаклык», «Кеше һәм җәмгыять» («Верность и измена», «Равнодушие и отзывчивость», «Цели и средства», «Смелость и трусость», «Человек и общество») дип атала. Бу хакта министрлык сайты хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз