news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның иҗади укучылары өчен «Без бергә» профильле сменасы ачыла

Бирегә иҗади, спорт-туристлык, патриотик, социаль-педагогик бәйге җиңүчеләре һәм лауреатлары җыела.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 12 августтан 29 августка кадәр «Костер» сәламәтләндерү үзәге базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Без бергә» профильле сменасы башлана.

Сменада Татарстан районнарыннан 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге йөздән артык бала катнаша. Алар — өстәмә белем бирүнең өстенлекле юнәлешләре: иҗади, спорт-туристлык, патриотик, социаль-педагогик бәйге җиңүчеләре һәм лауреатлары.

Смена дәвамында иҗат, сәламәт яшәү рәвеше, социаль чаралары оештырылачак, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100