news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй шәһәре укучысы рус теленнән иң югары балл җыйган

Настя киләчәктә медицина белгечлеге буенча укырга керергә планлаштыра.

(Зәй, 4 август, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Зәй шәһәренең 2нче мәктәбен тәмамлаган Анастасия Лазарева районда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анастасия 18 ел элек Михаил һәм Надежда Лазаревлар гаиләсендә туган. Кызның сүзләренчә, әти-әнисе аны тәрбияләүгә зур тырышлык куйган.

«Бердәм дәүләт имтиханы»на әзерлек белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Александровна Кузнецова шөгыльләнде. Миңа калса, Валентина Александровнаның төп сыйфатларының берсе — аның ачыклыгы. Ул миңа теләсә кайсы мәсьәләдә ярдәм итте. Аның белән бергә кимчелекләрне бетерү өстендә даими эшләдек. Рус теле имтиханнар тапшыру фәннәре исемлегендә минем өчен беренче фән иде», — дип сөйли ул.

Һәр чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән күбрәк балл җыярга тырышуы сер түгел. Анастасия да 85- 90 балл җыю өчен тырышкан. Имтихан вакытында максималь нәтиҗә — 100 балл җыю турында уйламаган да. Имтихан нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң инде шактый вакыт узды, тик ул әлегә кадәр бу хәлгә ышана алмый.

Настя киләчәктә медицина белгечлеге буенча укырга керергә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100