news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Россия мәгариф министрына ата-аналар җыелышында сораулар бирә ала

Ел саен үткәрелә торган гомумроссия чарасы 28 августта узачак.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә, аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Ел саен үткәрелә торган гомумроссия чарасы 28 августта узачак. «Мәгариф министрлыгы башлыгы белән аралашу онлайн-трансляция ярдәмендә илнең төрле төбәкләреннән турыдан-туры тоташтырып, диалог форматында узачак», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Министрга сорауларны Россия Мәгариф министрлыгы сайтында махсус сервис аша, Илкүләм ата-аналар ассоциациясе сайты аша җибәрергә, шулай ук ведомствоның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында калдырырга мөмкин.

Мөрәҗәгатьләр 22 августка кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100