news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында 35 мәктәптә югары тизлекле интернет булачак

Әлки районы мәгариф учреждениеләрендә югары тизлекле интернет «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә барлыкка киләчәк.

Әлки районында 35 мәктәптә югары тизлекле интернет булачак
«Алькеевские вести»

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Әлки районының 35 мәгариф учреждениесендә югары тизлекле интернет тоташтырылачак. Бу хакта «Алькеевские вести» газетасында язалар.

Хәзерге вакытта 28 мәктәптә кабель салынган.

Район Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева, авыл мәктәпләрендә челтәргә керү тизлеге кимендә ун тапкыр артачак, дип билгеләп үтте.

Бу мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Wi-fi га керү нокталары, ә Базарлы Матак урта мәктәбендә алар берничә булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, балалар булмау сәбәпле, Әлки районында башлангыч мәктәпләренең берсе ябылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100