Олуг галимнәр Әхмәт Мазһаров һәм Сәламбәк Хаҗиев А.Н.Косыгин исемендәге премия һәм лауреат дипломнары белән бүләкләнгән

Моңа алар Россия икътисады үсеше проблемаларын хәл итүдә зур казанышлары өчен лаек дип табылган

 (Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров һәм әлеге академиянең шәрәфле әгъзасы Сәламбәк Хаҗиев Мәскәүдә А.Н.Косыгин исемендәге премия һәм лауреат дипломнары белән бүләкләнгән, медаль һәм А.Н.Косыгин бюсты тапшырылган. Олпат галимнәр моңа, комиссия рәисе Н.И.Рыжков имзалаган әлеге документта күрсәтелгәнчә, “Россия икътисады үсеше проблемаларын хәл итүдә зур казанышлары өчен” лаек булган.

Бу хакта “Татар-информ”га ТФАнең матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Даутова хәбәр итә.