Студентларга - Габделфәт Сафин стипендиясе

Максат - яшь талантларны үстерү һәм аларга ярдәм итү
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Яшь талантларны үстерү һәм аларга ярдәм итү йөзеннән, 2008/2009 уку елыннан башлап, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография факультетларының иң яхшы студентларына исемле стипендияләр биреләчәк. «Акчарлак» газетасы редакциясеннән алынган хәбәргә караганда, үзләрен яхшы яктан күрсәтә алган «иң-иң»нәр елга бер тапкыр Габделфәт Сафинның исемле стипендиясе белән бүләкләнәчәк.