КДАТУ “Шәһәр төзелеше” юнәлеше буенча студентлар җыя башлый

Бу юнәлеш кысаларында “шәһәр төзелеше бакалавры”, “шәһәр төзелеше магистры” кебек белгечләр әзерләү көтелә

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының Архитектура һәм дизайн институты быелдан Россия университетлары арасында беренчеләрдән булып “Шәһәр төзелеше” юнәлеше буенча студентлар җыя башлый. Бу хакта университетның рәсми сайты хәбәр итә.
Әлеге юнәлеш буенча белгечләр Россия хөкүмәте карары белән, Россия Федерациясе университетларында әзерләнә башлый. Бу юнәлеш кысаларында “шәһәр төзелеше бакалавры” (аның өчен 4 ел ярым укырга кирәк), “шәһәр төзелеше магистры” (7 ел белем алырга кирәк) кебек белгечләр әзерләү көтелә.
Мондый белгечләрне әзерләү зарурлыгы шәһәрләрне, аларның аерым өлешләрен (иҗтимагый үзәкләр, торак микрорайоннары һәм кварталлары, урамнар һәм мәйданнар, рекрация һәм фәнни үзәкләр), кечкенә җирлекләр төзүне планлаштыру белән шөгыльләнерлек заманча кадрлар җитешмәүдән килеп чыккан.
Бүген шәһәр төзелеше белән бәйле планнарны эшләүчеләрдән тыш, дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдә архитектура һәм шәһәр төзелеше органнарында идарә итүчеләр дә, шәһәр төзүчеләр дә кирәк.