news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста капиталь ремонттан соң мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды

Татарстан мәгариф һәм фән министры Биеш мәктәбендә барган төзекләндерү эшләре белән дә танышты.

Апаста капиталь ремонттан соң мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды
http://apastovo.ru

(Апас, 4 июль, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апаска эшлекле сәфәр белән Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә капиталь төзекләндерү узган балалар бакчалары, мәктәпләрне ачу тантанасында катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районда бүген кабат тантаналы вакыйгалар узды. Капиталь төзекләндерүдән соң Кече Болгаерда, Танай-Турай авылында балалар бакчалары, Кызыл Тауда мәктәп ачтылар. Рафис Борһанов шулай ук Биеш мәктәбендә барган төзекләндерү эшләре белән дә танышты.

«Без бүген Апас җирлегендә 4 объектны карадык. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булдык. Алар берсеннән-берсе матур, чиста, эшләр сыйфатлы башкарылган. Яңа җиһазлар куелган. Балалар, хезмәткәрләр көлеп, елмаеп каршы ала. Апастан бик канәгать булып китәм», — диде Рафис Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100