420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Казанда медальгә дәгъва итүче чыгарылыш сыйныф укучылары саны, узган ел белән чагыштырганда, 8,5 процентка арткан. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов әйтте.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бишлеләр генә булган аттестатны Татарстан башкаласының 593 чыгарылыш сыйныф укучысы алачак. Шулардан 322 укучыга республика медальләре тапшырылачак.
Медальне барлык фәннәрдән ярты еллык һәм еллык билгеләре “бишле” булган һәм бердәм дәүләт имтиханы буенча баллары 75тән дә түбән булмаган чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырачаклар. “Отличник” аттестаты югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирә.
"Алдагы ел белән чагыштырганда, информатиканы сайлаучылар саны артты. Әлеге предметны өйрәнүгә кызыксыну информатизация өлкәсендәге һөнәрләргә ихтыяҗ булу белән бәйле”, — дип билгеләп үтте Һидиятов.