Татарстан чыгарыш укучылары математика буенча профиль дәрәҗәсендә БДИ тапшыра

Республикада аны 15 меңнән артык кеше бирә

  (Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның 15 меңнән артык чыгарыш укучысы математика буенча профиль дәрәҗәсендә БДИ тапшыра. Татарстанда БДИ ын 86 пунктта тапшыралар, аларда on-line режимда видеокүзәтү һәм металл кысалар эшли. Имтихан сәгать 10 да башлана.

Искәртеп үтик, быел математика буенча БДИ база һәм профиль өлешкә бүленгән. Профиль дәрәдәҗәге имтиханда барлыгы 21 бирем кертелгән, ә имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк. Минималь балл - 27. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән билгеле булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.