420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Кичә 11 сыйныф укучыларының беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча – 2 укучы, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Гомумән, бу фәннәр буенча нәтиҗәләр яхшырган. Шулай итеп, географиядән уртача балл 2,6 процентка арткан (2014 елда - 64,73, 2015 елда - 67,33).
2014 ел белән чагыштырганда, бу фәннәр буенча минималь балл җыя алмаучылар саны да кимегән. Әгәр 2014 елда рус әдәбияты буенча андыйлар 20 булса (2,15 процент), быел – 6, 2014 елда географиядән 9 укучы (3,18 процент)минималь балл җыя алмаган, быел - 6 (2,42 процент) .