Казан дәүләт техник университеты “АНТЭ-09” фәнни-техник конференциясен уздыра

Әлеге конференция “Яшьләрнең фәнни-инновацион бәйгесендә катнашучы” программасының сайлап алу чарасы булып тора
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты агымдагы елның 12-13 октябрь көннәрендә “АНТЭ-09” дип аталган бөтенроссия фәнни-техник конференциясен уздыра. Быел бишенче тапкыр оештырыла торган җыен авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика үсеше проблемаларына багышлана.
Университеттан алынган рәсми хәбәрләргә караганда, конференция РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә үткәрелә.
Җыенда катнашучылар очыш аппаратларын проектлау, җитештерү һәм эксплуатацияләү, җылылык двигательләре һәм энергия җайланмалары, автомобиль һәм техносфера, машина төзелешендә прогрессив технологияләр һәм җиһазлар, яңа материаллар һәм технологияләр, техносферада – иминлек, фән белән бәйле машина төзелешендә мәгълүмати технологияләргә кагылышлы секция утырышларында эшләр дип көтелә.
Әлеге конференция “Яшьләрнең фәнни-инновацион бәйгесендә катнашучы” программасының сайлап алу чарасы булып тора.