Саба укучылары Курск шәһәрендә физкультурадан олимпиадада алдынгы урыннар яулады

Олимпиаданың йомгаклау этабы 24-30 апрельдә узды.

(Саба, 4 май, «Татар-информ», «Саба таңнары»). 24-30 апрель көннәрендә Курск дәүләт университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында Саба укучылары алдынгы урыннар яулады.

Саба районыннан олимпиадада «Сәләтле балалар интернат-мәктәбе» укучылары катнашып, югары җиңүләргә иреште, дип хәбәр итте район басмасы.

11 сыйныф укучысы Кашапов Азат — җиңүче, 10 сыйныф укучысы Сабиров Морат — җиңүче, 8 сыйныф укучысы Закирова Регина — призер, 11 сыйныф укучысы Галявин Әмир — призер, 11 сыйныф укучысы Борһанова Ләйсән — призер, 11 сыйныф укучысы Фаваризова Ралинә призер титулларына ия булдылар, диелә хәбәрдә.