420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Лаеш районының Никольское мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Виталина Косова укучыларның Н. И. Лобачевский исемендәге V Бөтенроссия фәнни конференциясендә өченче урын яулады. Бу хакта «Камская новь» яза.
Укучы кыз «Россия халыклары тарихы» секциясендә «Халык бәйрәмнәре — үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне бәйләүче звено» темасына тикшеренү эшен тәкъдим итте.
Кызның фәнни җитәкчесе — тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Косова.
Конференция дистанцион форматта узды.