«Казахстан һәм Кыргызстан тюркологлары» биобиблиографик сүзлегенең икенче томы чыкты

Сүзлекнең икенче томында тарих, тел өйрәнү, әдәбият, археология һәм социология өлкәсендәге 340 танылган галим турында мәгълүмат урнаштырылган.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). ТӨРКСОЙ һәм Төркия тарих җәмгыяте Евразия тюркологларының «Казахстан һәм Кыргызстан тюркологлары» биобиблиографик сүзлегенең икенче томын чыгарды. Бу турыда «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Басма 2011 елда гамәлгә куелган ТӨРКСОЙ проекты кысаларында дөнья күрде. Сүзлекнең икенче томында тарих, тел өйрәнү, әдәбият, археология һәм социология өлкәсендәге 340 танылган галим турында мәгълүмат урнаштырылган.

2011 һәм 2013 елларда чыккан беренче том Россия галимнәренең тюркологиягә керткән өлешенә багышланган. Дөньяның төрле илләре белгечләре аңа югары бәя биргән.