Анталия комлыгында утыз мең кеше күмәкләп китап укыган

"Пляжга барам һәм китапка чумам" дигән акцияне Коньяалтаның район мәгариф идарәсе оештырган.

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). "Пляжга барам һәм китапка чумам" проекты кысаларында Төркиянең Анталия шәһәрендәге Коньяалта районы комлыгында 30 мең кеше - укучылар һәм аларның әти - әниләре күмәкләп китап уку акциясендә катнашкан. Акцияне район мәгариф идарәсе оештырган. Бу хакта TRT хәбәр итә.

Кече һәм югары сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергә пляжга китаплар алып килгәннәр. Алар 2 сәгать чамасы вакыт дәвамында комлыкта китап укып утырган.

Акциядә шәһәр мэры Камил Кетен һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Якуп Хоплар да катнашкан.