Казан ветеринария академиясендә ректор сайланды

Делегатларның 97 проценты аның кандидатурасын хуплады

 (Казан, 4 май, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ректорны сайланды. Вуз коллективының күпчелеге тарафыннан вакытлыча академия башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Равилов сайланды.

"83 делегат иде. Аларның 81 е Рөстәм Равилов өчен тавыш бирде һәм тагын 2се - Тәлгать Якупов өчен", - дип сөйләде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректорының фәнни эшләр буенча урынбасары Галия Ясупова.

Искәртеп үтик: 2015 елның 22 октябрендә Казанда Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ректоры Галимҗан Кәбиров хокук саклау органнары тарафыннан тоткарланды. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе аңа карата вәкаләтләреннән үз файдасына куллану факты буенча җинаять эше кузгаткан иде. 2012 елның июлендә Кәбиров вузга видеокүзәтү системасы кую өчен бер фирма белән килешү төзегән. Бу эш бәясе 100 мең сум тәшкил иткән, акча федераль бюджеттан күчерелгән. Әмма килешү төзелгәннән соң ректор фирма вәкиленә видеокүзәтү системасын үзенең шәхси йортына куярга күрсәтмә биргән.

4 декабрьдә Кәбировны вуз җитәкчесе вазыйфасыннан азат иттеләр. Соңрак аны суд  амнистияләде.