Р.Җамалетдинов «Париж III. Сорбонна» университеты профессоры Ивон ле Сканфф белән очрашты

«Париж III. Сорбонна» университетының уку эшләре буенча проректоры, профессор Ивон ле Сканфф ТДГПУ һәм «Париж III. Сорбонна» университеты арасындагы ике уку йортын тәмамлау турындагы диплом проекты буенча фикер алышу өчен килгән
(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Бүген ТДГПУ ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов «Париж III. Сорбонна» университетының уку эшләре буенча проректоры, профессор Ивон ле Сканфф белән очрашты. Университеттан алынган мәгълүматларга караганда, проректор ТДГПУ һәм «Париж III. Сорбонна» университеты арасындагы ике уку йортын тәмамлау турындагы диплом проекты буенча фикер алышу өчен килгән.
Очрашуда шулай ук үсеш һәм өзлексез белем бирү буенча проректор Искәндәр Ярмәкәев, тышкы элемтәләр буенча идарә башлыгы Разия Сәхипова, Чит телләр институты директоры Аида Садыйкова һәм башкалар катнашты.
Ивон ле Сканфф билгеләп үткәнчә, ике арадагы проект төптән уйлап төзелгән һәм Сорбоннада расланган. Ул атна дәвамында әлеге проектка кагылышлы мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә һәм француз телен өйрәнүче ТДГПУ студентлары өчен лекцияләр укырга җыена. Шулай ук республиканың француз теле укытучылары өчен семинар уздыру да көтелә.

ТДГПУ белән Сорбонна арасындагы шартнамә 2007 елның мартында имзаланган иде. Француз илчелеге белән килешүгә исә агымдагы елда кул куелды.