news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ингушетия көллияте студентларына дин тарихын өйрәтергә җыеналар

Оештыручылар фикеренчә, бу эш яшьләргә үз динен өйрәнергә, ислам динен тотучылар өчен тыелган әйберләр турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк.

Ингушетия көллияте студентларына дин тарихын өйрәтергә җыеналар
Владимир Васильев

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Ингушетия көллиятләрендә 1 сентябрьдән көллиятләрнең уку программасына республика тарихы һәм дин буенча яңа дисциплиналарны кертергә җыеналар.

«Интерфакс» хәбәр иткәнчә, урта махсус уку йортлары директорлары берлеге коллегиаль карар проектын килештерү өчен төбәк Мәгариф министрлыгына җибәргән.

Директорлар берлеге рәисе Алихан Алиханов фикеренчә, бу дисциплиналарны көллиятләрнең уку планнарына кертү яшьләргә үз динен өйрәнергә, ислам динен тотучылар өчен тыелган әйберләр турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк.

Республика җитәкчесе Мәхмүд-Али Калиматов бу идеяне хуплаган. Ул тискәре күренешләргә каршы көрәшнең бер терәге дин әһелләренең эше булуын әйткән. Аларның белеме һәм абруе теләсә-нинди җәза чараларына караганда нәтиҗәле булуын һәм кеше тормышын саклап калырга сәләтле икәнлеген искәрткән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100