Рафис Борһанов Азнакайда эштән чыгарылган укытучыны эшкә урнаштырырга тәкъдим итте

Эшеннән азат ителгән технология укытучысы үз гамәле өчен гафу үтенгән иде.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Азнакай мәктәбеннән эштән азат ителгән технология укытучысы белән булган хәлне шәрехләде. ТР мәгариф һәм фән министры вазгыятьне ачыкларга һәм педагогны эшкә урнаштыру буенча карар кабул итәргә тәкъдим итте. Бу турыдагы видео «ВКонтакте» соцчелтәрендә министрлык төркемендә чыкты.

Борһанов сүзләренчә, аның өчен мәгариф өлкәсе җитәкчесе буларак, ул өлкәдә эшләүче кешеләрнең якланганлыгын тәэмин итү мөһим. «Укытучылар бик тә нечкә күңелле, бу иҗади кешеләр, үзләрен укучыларыннан Татарстан, Россия, дөнья икътисады, мәдәнияты, сәнгатен алга сөрүче шәхесләр тәрбияләүгә багышлый. Шуңа күрә мин хезмәттәшләремә вазгыятьне ачыкларга һәм укытучыны алга таба эшкә урнаштыру карарын кабул итәргә киңәш иттем», — диде ул.

Министр фикеренчә, Азнакайда булган очрак «мәгълүмат дөньясының ни дәрәҗәдә рәхимсез булуын» ачык характерлый. «Һәм, мөгаен, укытучы һөнәре барыннан да бигрәк шуның аркасында интегә, безнең коллегаларыбыз игътибар үзәгендә. Һәм без бер сәгать эчендә читкә кагылу мөмкинлеген күрдек», — диде ул.

Шул ук вакытта Борһанов укытучының гамәлен акламавын әйтте. «Ләкин без барыбыз да тере кешеләр. Мәктәп җәмгыяте — ул зур, әмма һәрвакытта да тату гаилә түгел. Бу гаиләне бер түгел, ике түгел, ә ким дигәндә 11 ел алып барырга кирәк, шуңа күрә анда төрлесе булырга мөмкин. Әйдәгез, искә төшерик, укытучылар безнең күпме хатаны кичерде һәм теге яки бу очракта гафу алмасак, без кем булыр идек», — дип дәвам итте ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы, ата-аналар һәм мәктәп коллективы вәкилләренең күпчелеге сүзләренчә, эштән азат ителгән укытучының үз эшен яхшы белүен өстәде. «Шуңа күрә ул безнең егетләрне тагын да күп нәрсәгә өйрәтә ала», — дип йомгаклады Борһанов.

Элегрәк социаль челтәрләрдә видео пәйда булды, анда Азнакайның 7нче мәктәбе технология укытучысының дәрескә исерек килеш килгәнлеге күренә. Роликны укучылар яздырган. Шуннан соң педагог эшеннән алынды.

Соңрак YouTube ның «Татарстан» каналында укытучы үзе, аның хезмәттәшләре, шулай ук мәктәп укучылары белән әңгәмәләр видеосы пәйда булды. Анда педагог үз гамәле өчен гафу үтенде.