Елның иң яхшы укытучысы Казанның 122 нче гимназиясендә эшли

Ел саен үткәрелә торган конкурсның җиңүчесе – математика укытучысы Миләүшә Камышина

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Казан ратушасында “Казанның иң яхшы ел укытучысы-2014” һөнәри осталык шәһәркүләм конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды.

Бу конкурска,традиция буенча, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан нәтиҗә ясала. Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, конкурс номинацияләре саны да, шулай ук катнашучылар да арта.

Конкурста катнашучыларның күбесе 35 яшькәчә булган  укытучылар, ә уртача стаж – 10,5 ел.

И.Метшин фикеренчә, конкурста катнашучылар арасында җиңүчеләр бар, ә җиңелүчеләр юк. Ул конкурска әзерлек эшендә ярдәм итүче укытучыларга һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

“Укытучы хезмәте хөрмәткә лаек һәм җаваплы, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – Сез укучылар өчен остазлар да, өлкән дуслар да, сез аларга белем бирәсез һәм тормышта кирәкле эшләргә өйрәтәсез”. Узган ел Россиянең иң яхшы мәктәпләре Топ-500 легенә кергән Татарстанның 19 урта уку йортының 15е - Казанныкы, дип билгеләп үтте мэр.

ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, үз чиратында: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, киләчәктә республика икътисады мәгариф системасына бәйле, дип билгеләп үткән иде, дип искәртте. “Безнең беренче бурыч – кадрлар әзерләү, ә моның өчен мәктәптән алып һөнәри әзерлеккә кадәр яхшы мәгариф системасы кирәк ”, - дип ассызыклады Э.Фәттахов һәм,  Татарстанда мәгариф системасы өчен күп эш башкарыла, дип өстәде.

Конкурсның район этапларында 400 дән артык укытучы катнашкан, ә 6-17 февральдә уздырылган шәһәр этабында – 67 педагог. Конкурс 7 номинациядә узган. "Елның иң яхшы  укытучысы-2014" исеменә Казанның Мәскәү районы 122 нче гимназиясе математика укытучысы Миләүшә Камышина ия булды. Икенче урында – Совет районының 79 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Рада Захарова, өченче урында – 52 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Альбина Прошина.

Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләргә һәм лауреатларга Мактаулы исемнәр һәм премияләр тапшырылды. Шәһәркүләм конкурста җиңүчегә “Казанның иң яхшы ел укытучысы -2014” исеме һәм 100 мең сум күләмендә премия бирелә.