“Идел-Урал төбәгендә тарих һәм мәдәният проблемалары” темасына Бөтенроссия конференциясе була

Анда 100дән артык чыгыш ясала

 (Казан, 3 декабрь,”Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанда “Идел-Урал төбәгендә тарих һәм мәдәният проблемалары” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарих-туган якны өйрәнү конференциясе үткәрелә. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан педагогика колледжы, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге тарафыннан һәм Бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте катнашында уздырыла. 

Татарстанда һәм Идел-Урал төбәгендә тарихны һәм мәдәниятне, фәндәге һәм сәнгатьтәге казанышларны, тарих-туган якны өйрәнүләрнең әһәмиятен аңлау өчен Казан каласы, Татарстан Республикасы һәм чиктәш Идел-Урал төбәкләренең галимнәрен, укытучы-педагогларын, туган якны өйрәнүчеләрен, музей хезмәткәрләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, сугыш, хезмәт, хәрби хезмәт ветераннарын, төрле уку йортлары студентларын, укучыларын берләштерүне максат иткән әлеге конференция, ТАССР оешуның 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының 25 еллыгына багышлап, Казан педагогика колледжы базасында үткәрелә. Конференция ачылу чарасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, ТР ФА вице-президенты, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУның Педагогика һәм психология институты директоры Айдар Кәлимуллин катнашуы көтелә.

Шул хакта мәгълүмат биргән ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире, РФ Хәрби-тарих фәннәре академиясе академигы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов сүзләренчә, конференциянең пленар өлешендә дистәләп доклад әзерләнгән. Аерым алганда, галим үзе Татарстан торак пунктларында һәм татар дөньясында тарихи-археологик, эпиграфик һәм архитектур-сәнәгать объектларын өйрәнү һәм саклау мәсьәләсендә кайбер нәтиҗәләр һәм перспективалар турында чыгыш ясый. Шулай ук Татарстан һәм Россия төбәкләре торак пунктлары тарихын һәм культурасын өйрәнү бурычлары һәм мәсьәләләре, торак пунктлар тарихын өйрәнүдә чыганаклар белеме белән тәэмин ителеш, Евразиянең төрки-мөселман халыклары культурасы үсешендә төрки-татар әдәбиятының роле, татар халкы дәүләтчелеге тарихы, Татар АССРдан Татарстан Республикасынача үткән юл, Татарстанның беренче суверенитеты мәсьәләсе һ.б. турында сүз була. Фәнни чыгыш ясаучылар арасында ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Радик Салихов, шушы институтның баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков, КФУ профессорлары Хатыйп Миңнегулов, Рәмзи Вәлиев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифне үстерү институты профессоры Фәйзелхак Ислаев, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Энциклопедика үзәге мөдире, КФУ профессоры Рафаил Шәйдуллин кебек галимнәр бар.

Аннары көннең икенче яртысында галимнәр, укытучылар, туган якны өйрәнүчеләр сөйләшүне 6 секциягә бүленеп алып бара: Татарстан һәм Идел-Урал төбәге тарихы һәм культурасы проблемалары; Идел-Урал төбәге һәм Евразия халыкларының тарихи-мәдәни элемтәләре һәм гореф-гадәтләре; торак пунктлар һәм сәнәгать предприятиеләре тарихы; Татарстан төбәкләрендә тарих-туган якны өйрәнү һәм музей эшләре һәм мәктәптә гуманитар фәннәрне укыту; мәшһүрләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге; төбәк тарихын өйрәнүдә яшь галимнәрнең беренче адымнары. Җыеп кына әйткәндә, аларның һәркайсында 2 дистәләп кеше чыгыш ясый, арада, галимнәр һәм укытучылардан тыш, магистрантлар, студентлар, мәктәп укучылары да шактый.