Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының төбәк этабы 2018 елның 11 гыйнварында башлана

“Олимпиада эстафетасы француз теленнән башлана”, дип белдерәләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының төбәк этабы 2018 елның 11 гыйнварында башлана, дип хәбәр ителә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.

“Олимпиада эстафетасы француз теленнән башлана. Финал олимпиадалары киләсе елның 21-22 февралендә, итальян, испан һәм кытай теле буенча узачак”, - дип билгеләп үтәләр ведомствода.

Элегрәк Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп олимпиадалары хәрәкәтендә коррупция турында белдергән иде. Аның сүзләренчә, бөтенроссия мәктәп олипмпиадалары җиңүчеләренең һәм призерларының 40 процентка якыны үзләре язган фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханында минималь балл җыя алмыйлар. Министрлыкка балалары бюджет урыннарга гариза бирә алмаган ата-аналар мөрәҗәгать итә, чөнки урыннарны олипиада җиңүчеләре били, дип белдерде министр Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышында.