Борһанов укытучыларга: Балаларга керткән хезмәтегез хөрмәт булып әйләнеп кайтсын

Казанда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балаларыгызга керткән хезмәтегез үзегезгә хөрмәт булып әйләнеп кайтсын. Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада мәгариф хезмәткәрләренә шундый теләген җиткерде.

“Бу зал педагоглар армиясенең йөздән бер өлешен генә сыйдырды. Татарстанда 70 меңнән артык укытучы бар”, - диде министр. Ул республика бюджетыннан һәр өченче сум мәгариф тармагына сарыф ителгәнен искәртте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

“Бу эш белән югарыдан бирелгән сәләткә ия кешеләр генә шөгыльләнә ала. Бу бәйрәм көнендә мәгариф белән бәйле һәммә кешегә дә сәламәтлек, педагогларга сабырлык телим”, - диде Рафис Борһанов.

Россия мәгариф министры Ольга Васильева котлау телеграммасында бүген педагогик берләшмә алдында тәрбия компонентын көчәйтү, илкүләм проектларны тормышка ашыру, мәгариф өлкәсендә югары сыйфатлылыкны тәэмин итү бурычлары торганын искәртә. “Сезнең фидакарь хезмәтегез, профессионализмыгыз ярдәмендә барлык бурычлар хәл ителер дип ышанам”, - дигән сүзләр бар тәбрикләү хатында.

Тантанада бертөркем тармак алдынгыларына төрле бүләкләр, мактаулы исемнәр тапшырылды. Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахова бүләкләнде.

“Татарстанның Халык укытучысы” исеменә Казанның 4 нче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатының рус теле укытучысы Генритта Кобякова, Актаныш 1 нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Диләрә Хөббетдинова лаек булды.

Түбән Кама шәһәре 22 нче гимназиянең география укытучысы Лилия Латыйпова ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. “Эш стажым 34 ел. Вуз бетергәч, Түбән Камага җибәрделәр һәм гел шунда эшләдем. Уңышларга ирешү өчен, гел югарылыкта булырга, үз предметыңны белергә, балаларны яратырга кирәк. Безнең заманда мәктәптә укыту бик авыр, чөнки балаларны гаилә тәрбияләргә, ә мәктәп укытырга тиеш”, - дип саный ул.

“Тәтеш татар урта белем бирү мәктәбе” биология укытучысы Гөлфия Хөснетдинова мөгаллимлек эшчәнлеге буенча иң яхшы дип танылган мөгаллимнәр сафында. “Бик күп көч куярга кирәк. Яңа технологияләр кулланып, эксперимент ысулын да куллану мөһим. Заманча укыту күпкә авыррак, шуңа күрә вакытны чикләмибез, һаман эштә инде без. Бу һөнәргә килгәнбез икән, аны аңларга тиешбез”, - ди әңгәмәдәш “Татар-информ”га.

Тантанада дидактика һәм педагогик кадрлар әзерләү өлкәсендәге фәнни-методик һәм практик казанышлар өчен Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе, Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри исемендәге премияләр тапшырылды. Укытучылар династияләре бүләкләнде. Казаннан Мишуриннар династиясе, Әтнә районыннан Габидуллиннар династиясе, Түбән Камадан Төхфәтуллиннарга ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты бирелде.

2019 елда мөгаллимлек эшчәнлегендә иң зур уңышларга ирешкән укытучыларның исемнәре, Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга биргән укучыларны, олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән укытучылар исемнәре аталды.