420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген КФУда Н.И.Лобачевский исемендәге бәйге йомгакларын игълан иттеләр. Лобачевский медале һәм 75 мең АКШ доллары күләмендә акчалата премиягә Америка математигы Даниэль Вайс лаек дип табылды. Бу хакта medal.kpfu.ru хәбәр итә.
Фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге күренекле эшләре өчен Н.И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премияне 2 декабрьдә Казан федераль университетының Александр залында КФУ гыйльми советының тантаналы утырышында тапшыралар.