news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журфак быел бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итми

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә магистратурада һәм читтән торып уку бүлегендә генә бюджет урыннары бар.

Журфак быел бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итми
Солтан Исхаков

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел журфак, ягъни, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итми. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУ профессоры Васил Гарифуллин хәбәр итте.

 «Журналист булырга җыенган кеше документларын кая бирергә тиеш соң дип күп шалтыраталар. Элеккеге журфак исән, студентларны әзерлибез, элеккеге традицияләрне дәвам итәбез. Бу — Идел буендагы беренче журналистика үзәге. Журналистларны максатчан әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар», — диде Милли һәм глобаль медиачаралар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.

Студентлар традицион журналистиканың ике юнәлешенә кабул ителә: Мульитмедиалы журналистика һәм милли журналистика, яңа милли медиа чаралары. Югары мәктәптә телевидение юнәлеше дә җәмәгатьчелек белән элемтәләр юнәлеше дә, медиакоммуникация юнәлеше дә бар.

«Бакалавриатка ел саен 60-70 кеше туплана. Тик бер үзенчәлеге бар — быел уку түләүле. Бюджет урыннары юк. Узган ел да дүрт кенә урын иде инде. Әмма быел әле бюджет урыннары булыр дигән өмет бар. Чөнки Россия хөкүмәте өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирү турында карар кабул итте, без журналистика өчен дә урыннар сорадык. Бәлки булыр», — диде Васил Гарифуллин.

Ул магистратурада татар журналистларына бюджет урыннары булуын һәм читтән торып укучылар өчен дә 13 бюджет урыны барлыгын ассызыклады.

Журналистика факультетына укырга керү өчен документлар 3 августка кадәр кабул ителә. Абитуриентлар БДИ нәтиҗәләреннән тыш эчке иҗади имтихан да бирергә тиеш. Быелгы елның үзенчәлеге буларак ул дистант үткәреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100