news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү ислам институты белем бирү эшчәнлеген яңадан башлый

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) уку йортының тиешле таләпләргә тулысынча туры килүен ачыклаган.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Мәскәү ислам институтына белем бирү эшчәнлеген яңадан башларга рөхсәт иткән. Бу хакта Россия Федерациясе Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Планнан тыш үткәрелгән документларны тикшерү нәтиҗәсендә белем бирү оешмаларын күзәтү һәм тикшерү идарәсе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте институтка элегрәк бирелгән боерыкның үтәлүен тану турында карар кабул иткән.

Югары уку йорты белем бирү эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә һәм 2020/2021 уку елына кабул итү кампаниясенең башлануы турында игълан итә.

Тикшерүче органның мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем алу өчен махсус шартлар тәэмин итүгә бәйле дәгъвалары һәм күрсәтмәләре тулы күләмдә һәм билгеләнгән срокларда үтәлгән. Июнь аенда Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) тарафыннан оештырылган чираттагы планнан тыш тикшерү югары уку йортының тиешле таләпләргә тулысынча туры килүен ачыклаган.

Югары уку йорты алдындагы киләсе адым — дәүләт аккредитациясе процедурасын узу, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100