news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың лидер балалары өчен җәйге кампус ачылды

Анда 65 укучы катнаша.

Алабуганың лидер балалары өчен җәйге кампус ачылды
«Новая Кама

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Alabuga International School халыкара мәктәбендә Алабуганың лидер балалары өчен җәйге кампус программасы эшли башлады. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Кампус — ул балаларда лидерлык сыйфатларын һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән ике атналык дәресләр комплексы.

Кампуста 7-11 яшьлек 65 укучы катнаша, шул исәптән «Алабуга» халыкара мәктәбе студентлары һәм Алабуга мәктәпләренең кырык лидеры баласы.

Җәйге кампус программасына команда-лидерлык турнирлары һәм проект эшчәнлеге кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100