Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге галимнәре җәмәгатьчелекне ярдәмгә чакыра

Бу “Россия Фәннәр академиясе, дәүләт фәннәр академияләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон проектына нисбәтле

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). РФ Хөкүмәте тарафыннан әзерләп РФ Дәүләт Думасына тапшырылган һәм анда беренче укылышта бүген кабул ителгән “Россия Фәннәр академиясе, дәүләт фәннәр академияләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон проектына карата фикер уртаклашыр, шуны ММЧ аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерер өчен, бүген Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә исемнәре илдә, дөньяның фәнни даирәсендә билгеле бер төркем җитәкче галим җыелды. РФАнең Казан фәнни үзәгенә караган фәнни учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре арасында шушы чараны оештыру инициаторы Кев Салихов, җыелыш рәисе Евгений Никольский, Владимир Катаев, Валерий Шлянников, Александр Гречкин, Андрей Богдановлар бар иде.

Әлеге Фәнни үзәк рәисе Олег Синяшин сүзләренчә, РФ Дәүләт Думасы закон проектын инде хәзер 5 июльдә икенче укылышта кабул итәргә планлаштыра, ә шушы бик кыска арада төзәтүләр кертү мөмкин түгел һәм бу текстларны формаль яктан тиешле таләпләргә кертү генә булачак.

Шул рәвешле, моңарчы эшләп килгән тарихи РФА, закон проектында каралганча, гамәлдән чыгарыла һәм яңа оешачак РФА юиридик зат буларак коммерциягә нигезләнмәгән оешма булачак, аның агентлыклары төзеләчәк һ.б. Җыеп кына әйткәндә, проектта фәнни тикшеренүләр турында, РФА карамагындагы учреждениеләрнең статусы хакында берни әйтелмәгән, ә милек һәм финанслар идарәсе тапшырылачак алдарак телгә алынган агентлыклар белән академик институтлар директорлары җитәкчелек итәчәк дип карала.

Закон проекты академик фәнгә генә түгел, тулаем фәнгә кагыла, Россия фәненең бетүенә китерә. Бу хәлгә ризасызлык белдерелгән маршлар, митинглар кичә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургта булды, Казанда да уздыру кирәк иде, әмма, Универсиада үткәрелү сәбәпле, андый массакүләм чараларга тыю кертелде, дип, РФАнең Казан фәнни үзәге җитәкчелеге һәм галимнәре бу хәлгә – “Россия Фәннәр академиясе, дәүләт фәннәр академияләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон проектының илнең фәнни җәмәгатьчелегеннән, фәнни җитәкчелегеннән башка гына шулкадәр тиз арада кабул ителүенә ризасызлык белдерү эшендә җәмәгатьчелекне ярдәмгә чакыра. Бу мәсьәлә буенча Олег Синяшин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып сөйләшергә нияте булуын белдерде, галимнәр шулай ук РФ Президенты Владимир Путинның вазгыятьне аңлап-үлчәп эш итәренә өмет баглады.