Татарстан абитуриентлары укырга керүчеләр исемлеге белән Интернет аша таныша ала

Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында югары уку йортларының махсус сәхифәләре булдырылды
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Мәктәп тәмамлаучылар өчен актуаль булган укырга керү имтиханнары чоры якынаю белән, уку йортларына җан керә, алар укыту процессы, белгечлекләр турында күп кенә мәгълүматлар тәкъдим итә.
Кичәге мәктәп укучысы бу мәгълүмат ташкынында адашырга да мөмкин. Керү имтиханнары, аларның сроклары, кабул итү комиссияләренең координаталары турында төгәл мәгълүматны табуы бер дә җиңел түгел. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татарстан Республикасының электрон хөкүмәте” проектын эшләүчеләр белән берлектә әлеге проблеманы хәл итү тәкъдиме белән чыкты – Татарстан Республикасы порталында югары уку йортларының махсус сәхифәләре булдырылды. Аларга сылтаманы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының mon.tatar.ru. сайтында табарга мөмкин.
Югары уку йортларының интернет-вәкиллекләре Хөкүмәт порталы составында укырга керүчеләр өчен кабул итү шартлары, элемтәләр, керү имтиханнары, белгечлекләр һәм факультетлар турында төгәл һәм кирәкле мәгълүмат тәкъдим итә. Абитуриентларга уңайлы булсын өчен югары уку йортларының сайталарында укырга керүчеләрнең исемлеген урнаштыру да күздә тотыла.