news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 180 гимназиясендә «Авторучка» татар балалар киносының премьерасы узды

Кинопроект авторлары кеше әйберенә кагылырга ярамаганын балалар гомерлеккә күңелләренә сеңдерерлек фильм булуын әйтте.

Казанның 180 гимназиясендә «Авторучка» татар балалар киносының премьерасы узды
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 180 нче күп профильле, полилингваль гимназиясендә «Авторучка» тулы метражлы татарча балалар фильмы тәкъдим ителде. Кинода 1969 елгы вакыйгалар сурәтләнә.

Проектның генераль продюсеры — гимназия директоры Илдар Сәяхов. Сценарийны күренекле режиссер Нәсүр Юрүшбаев һәм гимназия директоры бергәләп язган. Илдар Сәяхов, гимназиянең техник мөмкинлекләре, тавыш студиясе һәм видеостудиясе булуы кино мәктәбе булдырып, фильм төшерүгә этәргеч биргәнен әйтте.

«Үзебезнең актлар залында кинофильмнар карау традициясе бар. Берсендә Нәсүр Юрүшбаевның „Нигез йорт“ исемле автобиографик фильмын күрсәттек. Шунда укучыларның берсе „фильмнарны нинди балалар белән төшерәсез“, дип сорап куйды. Ә Нәсүр әфәнде „сезнең кебек балалар белән төшерәбез“ дип җавап бирде. „Безгә дә төшәргә ярамыймы соң“ дип сорагач, „нигә әле тырышып карамаска“ дип уйладык», — диде Илдар Сәяхов.

Фильм төшерү өчен татар телен яхшы белгән балалар арасында кастинг уздырылган, рольләр билгеләнгән. «Утырып, бергә сценарий яздык. Барлык съемкалар да районнарга чыгып төшерелде. Бу мавыктыргыч проектка әйләнде. Бу эштә барыбыз да катнашты: актерлар булып профессиональ кешеләр уйнамады, оператор булып, дипломлы кешеләр эшләмәде. Гимназия көче белән башкарылган эш», — дип белдерде гимназия директоры.

Аның сүзләренчә, кино төшерү чыгымлы, мәшәкатьле эш булса да, тәрбияви чара буларак аның бәһасе әйтеп бетергесез зур. «Ризаэтдин Фәхретдин да юкка гына „Бала сәнгатьтә тәрбияләнә“ димәгән», — диде. Илдар Сәяхов реквизитларны, шул елгы кием-салымны, кирәк-яракларны эзләүдә ата-аналар, гимназия коллективының ролен дә билгеләп үтте.

Фильмның эчтәлегенә килгәндә, Кәрим үзенең сугыш ветераны Шаһинур бабасына авторучка бүләк итәргә тели. Бабасын сөендерер өчен аңа күптөрле сынаулар аша узарга туры килә. Хәтта караклыкка да җөрьәт итә, тик дусты Асиянең ручкасын урлаганы өчен намусы борчый, начар гамәле өчен үкенә. Асия дустының бу адымын белеп, зирәклеген күрсәтеп, Кәримгә белгертмичә, ахыр чиктә барыбер шул ручканы Шаһинур бабайга тапшыра.

Нәсүр Юрүшбаев әйтүенчә, кеше әйберенә кагылырга ярамаганын балалар гомерлеккә күңелләренә сеңдерерлек кино бу. «Тәрбия роле бик зур булачак дип уйлыйм. Бу проектның уникальлеге шунда: беренче тапкыр балалар үзләре кино төшерүдә катнашты», — диде. Гимназия коллективына рәхмәтен җиткерде. 

Шаһинур бабай ролен кинода Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев башкарды. «Кинода төшү күптәнге хыялым иде. Әле дә ярый шушы рольне миңа тәкъдим иттеләр дип сөендем. Башта режиссер миңа „Миңгол абый, бу театр түгел, монда табигый, тыныч уйнарга кирәк“ диде, һәм мин шул киңәшне истә тотып уйнадым», — диде Миңгол абый.

«Беренче генә иҗат җимеше булса да, бик оста башкарып чыккансыз. Бу бөтен коллективны тәрбияли торган чара. Театр һәм кинодан кала, бернинди методиканың да телне тоемларга, матур сөйләшергә, әдәпле булырга өйрәтүдә моның кадәр тәэсире була алмый дип уйлыйм. Бүген шуңа инандык. Бу проектларыгыз дәвамлы булсын», — дигән теләген җиткерде Казан мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйхана Баһавиева.

Фильмның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында дөнья күрүе аеруча игътибарга лаек. Гимназиядә татарча кино төшерү эше дәвамлы булачак дип әйттеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100