news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Республика Мәрҗани исемендәге тарих институты язмышына битараф түгел

Республика хакимияте Казанда фәнни оешма эшчәнлеген көчәйтергә җыена.

Казан Кремле: Республика Мәрҗани исемендәге тарих институты язмышына битараф түгел

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына юкка чыгу куркынычы янамый, киресенчә, бу фәнни оешманың эшчәнлеге көчәйтеләчәк. Бу хакта Казанда узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Мин бу хакта узган атна да ук әйткән идем, "республика әлеге фәнни оешма язмышына битараф түгел" дип бер генә тапкыр гына кабатламадык. Аны үз вакытында республика җитәкчелеге оештырган. Берсүзсез, теләсә кайсы фәнни оешманыкы кебек аның да эшен көчәйтү әһәмияте бар. Ә нинди формада булачагы турында бүген фикер алышулар бара, институт эшләвен дәвам итә, аны юкка чыгару турында сүз дә була алмый», — диде ул.

Алдарак, матбугат чараларында әлеге фәнни оешманы ябарга әзерләнүләре турында мәгълүмат чыккан иде. Бу хәбәрне Татарстан Фәннәр академиясе президенты кире какты. Ул кайбер структур үзгәрешләрдән хезмәткәрләр зыян күрмәячәк дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100